Өлешчә мобилизация турында 5 сорауга ҖАВАП

-- Лейла

1.Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру кәгазьләре ничек тапшырыла?

– Повестканы хәрби комиссариат хезмәткәре яки эш урынында тапшыралар. Мобилизацион боерыклар (мобилизационное предписание) яки повесткада күрсәтелгән урынга вакытында килеп җитәргә кирәк. Сүз уңаеннан, хәрби хезмәткә чакырылучыларга повестканы Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллау турындагы сүзләр дөреслеккә туры килми. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы әнә шундый хәбәр җиткерде. Казан урамнарында повестка өләшү турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

2. Күрше шәһәргә яки районга, чит илгә чыгып китәргә ярыймы?

– Әгәр мобилизацион боерыклар (мобилизационное предписание) яки повестка тапшырылмаган икән, берничә көнгә чыгып китәргә ярый. Яшәгән урыныгызга озаграк кайтмый торырга җыенасыз икән, бу хакта хәрби комиссариатка белдерергә кирәк. Чил илгә чыгучыларга килгәндә, хәрби учетта торучыларга комиссариатка барып, сәфәр чыгуның сәбәпләрен һәм аның күпме вакытка сузыласын аңлатырга туры киләчәк. Хәрби учетта тормаучыларга, әйтик, сәламәтлеге аркасында, андый таләп куелмый.

3. Чакырылган вакытка хәрби комиссариатларга бармаучыларны кем эзләячәк?

– Бу эш белән эчке эшләр органнары шөгыльләнә.

4. Өлешчә мобилизация буенча Татарстаннан ничә кешене хәрби хезмәткә чакырачаклар.

– Бу сан чикләнгән мәгълүмат булып санала.

5. Кораллы Көчләрне тулыландыру өчен гади халык кулындагы техниканы алачаклармы?

– Шәхси техниканы алмаячаклар. Предприятиеләрдә исә армия ихтыяҗы өчен тапшырылырга мөмкин техника буенча аерым наряд бар. Бу техника да кешеләр кебек үк учетта тора. Аларны махсус карар буенча алалар. Хәзерге вакытта предприятие җитәкчесе үзләрендәге нарядны ачыкларга һәм техниканың төзеклеген тикшерергә тиеш. Кеше машинасын урамда ук алып китәчәкләр дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле