Рөстәм Асаев: «Яшь әтиләрчә дулкынланам, дәү әтиләрчә буталып алам»

Затлы тамашачыга — затлы тамаша. Кичә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев концерты узды. Күптән түгел җырчыга 45 яшь тулды бит. Туган көнемне якыннарым белән уздырам, дип, тамашачысына чын җыр бәйрәме бүләк итте ул.

Юк, без ияләнеп беткән гади концерт булмады ул. Тере музыка, тере тавыш, инде онытыла башлаган, ләкин һәрберебезнең күңелендә яши торган җырлар. Тере музыка өчен Ильяс Камал җитәкли торган Тинчурин театры оркестры җавап бирде. Концертның үзен дә Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәлахова алып барды.

Гомумән, концертны театрга багышланган иде дияргә була. Рөстәм Асаевның иҗат юлы да сәнгатьнең бу төре белән тыгыз бәйләнгән бит. Шуңа күрә концертта төрле спектакльләрдән әсәрләр күп яңгырады.

Шулай ук җырчы үзе хөрмәт иткән шәхесләрне дә искә алды. Күптән түгел арабыздан киткән Ренат Ибраһимовның, үзенең рухи укытучысы булган Мөслим Магомаевның җырларын башкарды. Залда Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская утыра иде. Аңа һәм әнисе — мәшһүр композиторга багышлап, Рөстәм абый үзе әйтмешли, әнисе — Уфа һәм әтисе — Казан турында Сара Садыйкова иҗат иктән җырларны яңгыратты.

Мөслим Магомаев, димәктән, Рөстәм Асаевның улына исемне нәкъ менә аңа багышлап кушканын белә идегезме әле? Әтисен котлап, Мөслим Асаев та җырлады кичә. Бик талантлы егет! Исемен дә, фамилиясен дә аклый, уңышлар аңа. Мөслимнең апасы Гөлназ да котлады әтисен. Берничә елдан төпчекләре — Әминә белән Хабил дә гөрләтер әле сәхнәне! Бу юлы алар сәхнә артыннан гына көч биреп торган.

Рөстәм Асаев — бик бәхетле әти инде ул. Һәм бик бәхетле дәү әти дә. Концертта да: «Яшь әтиләрчә дулкынланам, дәү әтиләрчә буталып алам», — диде. Үзе шулай дисә дә, затлы, зәвыклы концерт булды ул. Гаять күп көч куелган, һәрнәрсә уйланылган иде. 30 сентябрьдә Уфа тамашачысы да күрә алачак бу концертны.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92779/

Бәйле