Ижау мәктәбенә һөҗүм иткән кешенең шәхесе ачыкланды

-- Лейла

Атучы шул ук мәктәпне тәмамлаган.

Россия Тикшерү комитетында Ижаудагы 88-нче номерлы мәктәпкә һөҗүм итүченең шәхесен ачыкладылар.

Ул-34 яшьлек Ижау егете, шул ук уку йортын тәмамлаган Артем Казанцев. Искәртеп узабыз, Удмуртия башлыгы Александр Бречалов хәбәр иткәнчә, атучы үз-үзен үтергән.

Хәзер тикшерүчеләр Казанцевның яшәү урыны буенча тентү үткәрә, аның шәхесен, карашын һәм әйләнә-тирәсен өйрәнә. Шулай ук атучының неофашист карашларына һәм нацистлар идеологиясенә тугрылыгы тикшерелә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле