Хәзерге вәзгыятьтә ир-егетләргә күрше шәһәргә яки районга, чит илгә чыгып китәргә ярыймы?

-- Лейла

– Әгәр мобилизацион боерыклар (мобилизационное предписание) яки повестка тапшырылмаган икән, берничә көнгә чыгып китәргә ярый.

Яшәгән урыныгызга озаграк кайтмый торырга җыенасыз икән, бу хакта хәрби комиссариатка белдерергә кирәк. Чил илгә чыгучыларга килгәндә, хәрби учетта торучыларга комиссариатка барып, сәфәр чыгуның сәбәпләрен һәм аның күпме вакытка сузыласын аңлатырга туры киләчәк. Хәрби учетта тормаучыларга, әйтик, сәламәтлеге аркасында, андый таләп куелмый.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле