«Безнең гаиләдә ирләр юк, бары ташланган хатыннар гына…»

Әниләрнең язмышын ни өчен кабатлыйбыз?

«Хәерле көн, иптәшләр. Исемемне күрсәтмәвегезне телим.
Мин өйләнгән ир белән очрашып йөрдем, бу 18 ел элек булды. Без аның белән озак бергә булмадык, әмма мин балага уздым. Ул вакытта бик яшь, юләр идем. Минем өчен хатынын һәм балаларын ташлар дип уйладым. Мин бит аның хатыныннан күпкә яшьрәк һәм матуррак. Тик ул бала турында ишетергә дә теләмәде. Йөклелекне өзәр өчен акча бирде дә, гомерлеккә югалды.

Мин берничә атна туктаусыз еладым, акылдан язар чиккә җиттем. Ул минем тормышымда беренче ир-егет иде. Әнием һәм ахирәтләрем миңа каршы булса да, баланы калдырырга булдым. Әни мине дә берүзе тәрбияләде һәм кеше итте. Мин дә баламны берүзем тәрбияли алырыма ышана идем.
Тиздән кыз бала таптым. Юк, кинолардагы кебек чибәр ир-егет очратмадым. Вакытлыча гына мавыгулар иде.

Мин моны ни өчен язам? Тиздән кызыма 18 яшь тулачак. Ул авырга узган. Әмма очрашып йөргән егете аңа өйләнергә теләми. Безнең язмыш буыннан-буынга кабатлана. Гаиләбездә бары тик ташланган хатын-кызлар гына. Кызга аборт ясарга, әлеге системаны сындырырга кирәк дип уйлыйм. Әмма бу начар уйларны шунда ук кире куам. Кызыма укырга кирәк, бәлки соңрак яхшы егет тә очратыр иде…» — дип язган социаль челтәрләрдә бер ханым.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-09-22/bezne-gail-d-irl-r-yuk-bary-tashlangan-hatynnar-gyna-2961945

Бәйле