Россиядә универсаль пособие гамәлгә керәчәк диләр…

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие гамәлгә керәчәк. Ул балалы гаиләләргә моңа кадәр түләнгән барлык төр пособиеләрне берләштерәчәк. Яңа пособие кертелү турында хәбәр таралу белән күпләр: «Бүген баласына дәүләттән пособие алган кешеләргә өстәмә тагын бер түләү бирелә башлый икән», – дип сөенде. Бу дөрес түгел.

– Моңа кадәр пособие алган кешеләр, киләсе елдан бер юлы ике төрле пособие алачак икән, дип уйлаучылар ялгыша. Яңа кертеләчәк универсаль пособие – бүген гамәлдә булган 3 яшькә кадәр, 3–7 яшь, 8–17 яшьлек балаларга түләнә торган барлык пособиеләрне үз эченә алачак. Гаиләдәге бала киләсе елның 1 гыйнварына кадәр туган булса, ата-ана пособие алуның ике юлын сайлый ала. Аны элеккеге кагыйдәләр буенча алыргамы, әллә инде беренче көннән үк универсаль пособие итеп рәсмиләштерергәме? Моны ата-ана үзе хәл итәчәк. Яңа төр пособие йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан мохтаҗ хатын-кызларга да билгеләнәчәк, – дип ачыклык керттеләр Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсендә «ВТ соравына.

Пособие күләме төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 процент күләмен тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, универсаль пособиенең уртача күләме 7 мең, 10,5 мең, 14 мең тәшкил итәчәк. Бу максатка дәүләттән 1,7 трлн сум акча бүлеп биреләчәк. Универсаль пособиене якынча 10 млн балага түләргә планлаштыралар.

Универсаль пособиене алу өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак. Аны дистанцион рәвештә – Дәүләт хезмәтләре порталы (www.gosuslugi.ru) аша да, күпфункцияле үзәккә яки социаль иминият фондына шәхсән барып та тутырырга мөмкин. Баланың әлеге төр пособиене алырга мохтаҗмы-түгелме икәнен ачыклаганда белгечләр гаиләнең соңгы бер елдагы керемнәренә игътибар итәчәк. Бу чорны гариза тапшыру көненнән дүрт ай алдан исәпли башлыйлар. Пособиегә мохтаҗлыкны тикшергәндә айлык хезмәт хакын, эшмәкәрлектән кергән табышны гына түгел, пенсия, стипендия, милек, торак саткан, арендага биргәннән кергән акча, кертем буенча процентлар да исәпкә алыначак.

Быелның 1 апреленнән законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә хәзер пособие билгеләгәндә гаиләнең лотереяда откан, тотализатор, комарлы уеннардан алган табышы да исәпкә алыначак. Эшмәкәрлекләргә ярдәм йөзеннән бирелгән грант һәм субсидияләр, ана капиталы, салым вычеты, гаиләгә мәрхүмне җирләү өчен бирелгән социаль пособие акчалары исә универсаль пособие билгеләгәндә исәпкә алынмый.

Казанның Кадыш бистәсендә яшәүче өч бала әнисе Алсу Гатауллина яңалыкны шатланып кабул иткән. Бер төрле пособиене алып бетергәч, икенчесен яңадан рәсмиләштереп мәшәкатьләнәсе булмаячак, янәсе. Бер тапкыр рәсмиләштерәсең дә, вәссәлам! Әмма аны билгеләгәндә нәрсәләрнең исәпкә алынуы белән танышкач, универсаль пособиене рәсмиләштерү бик отышлы булмаячак икән дигән нәтиҗәгә килгән Алсу.

– Балаларга хәзер түләнгән пособиеләрне билгеләгәндә гаиләнең банк кертемнәреннән алынган процентлары исәпкә алынмый иде. Универсаль пособие бирер алдыннан исә анысын да тикшерәчәкләр икән. Бу бит балага пособие алу ихтималы бермә-бер кими дигән сүз. Кулдагы банк карталарына кергән-чыккан акчаны да исәпкә алырга да мөмкиннәр, диләр. Анысы да күңелемә ятмый. Әйтик, мин үзем безнең балалар бакчасында ата-аналар комитетында исәпләнәм. Балаларга кирәк-ярак аласы булганда, ата-аналар миңа акча күчерә. Кәгазьдә табыш алган кебек күренсәм дә, бу акча чынлыкта миңа түгел бит. Гаделсезлек килеп чыга, – ди Алсу.

Әмма рәсми документта соңгысы турында бер сүз дә юк. Сүз уңаеннан, киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яшәү минимумын 14375 сумга, минималь хезмәт түләвен 16242 сумга җиткерергә җыеналар. Бу, үз чиратында, хезмәт хаклары белән социаль түләүләргә дә кагылачак. 1 гыйнвардан Россиядә пенсияләр дә 4,8 процентка артыр дип көтелә.

Киләсе ел башыннан социаль түләү һәм субсидияләр дә артачак дип ышандыралар. Саннар теленә күчерсәк, хезмәт ветераннарына, дәүләт бүләкләре алган затларга бирелә торган айлык түләү 581 сум (әлегә 547 сум); 1941–1945 елда, ким дигәндә, ярты ел тылда булган затларга түләү – 867 сум (817 сум), мәктәпкәчә яшьтәге ятимнәргә бирелә торган түләү 10326 сумга (бүген 9732 сум), мәктәп яшендәге ятимнәргә исәпләнгәне 11907 сумга (бүген 11222 сум) җитәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92896/

Бәйле