Татарстанда хатын-кыз мопедтагы 13 яшьлек баланы таптаткан

-- Лейла

26 сентябрьдә Азнакай районы Актүбә торак пунктында Губкин һәм Ленин урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 36 яшьлек хатын-кыз борылышта мопедтагы 13 яшьлек үсмергә юл бирмәгән һәм таптаткан.

«Татар-информ»га билгеле булганча, баланың аягы имгәнгән, ул хастаханәгә озатылган. Малайның идарә итү таныклыгы булмаган. Әлеге хәлнең барлык сәбәпләре дә тикшерелә.

ТНВ

Бәйле