Ижауда һәлак булган укучының бабасы: «Ишекне япкан булсалар аларны коткарып калып булган!»

-- Лейла

Ижауның 88 нче мәктәбенә кергән җирдә вакытлыча мемориал барлыкка килгән. Өстәлдә чәчәкләр һәм балалар уенчыклары. Алар арасында «Тыныч йоклагыз, фәрештәләр» дип язылган кәгазь, дип яза kp.ru.

Искәртеп узыйк, кичә Ижау шәһәренең Пушкин урамындагы 88 нче мәктәбенә дәрес вакытында билгесез ир-ат класска кереп, ут ача.  Һәлак булучылар саны 17гә җиткән.

Журналист белдерүенчә, бүген мәктәп ишек алдында кеше күп. Берничә минут саен кемдер килә, чәчәкләр калдыра, тешләрен кысып елый, күз яшьләрен сөртә… Ирләр, хатын-кызлар, яшьләр, картлар, балалар…

Олы яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз мемориалда бер малайның рәсемен калдыра.

— Бу безнең Влад. Оныгыбыз. Аңа нибары 15 яшь иде, — дип ир кулъяулык белән күзләрен сөртте.

Егетнең әти-әнисе берничә ел элек үлгән, шуңа күрә аны әби-бабасы үстергән.

Ирнең сүзләренә караганда (үзен таныштырудан баш тарткан), Влад сыйныфы мәктәпкә һөҗүм иткән вакытта дүртенче катта инглиз теле дәресендә утырган.

«Бу иң ерактагы, соңгы класс бит,- дип елый-елый сөйләгән ир-ат. — Атышны барысы да ишеткән! Нигә укытучы ишекне япмаган?! Бу сыйныфта бит инде зур егетләр бар, өстәлләрдән барикадалар эшләргә мөмкин булган. Ул керә алмаган булыр иде. Аларны саклап калып булган. Ә бу вакытта ишек ачык, балалар шкаф артында качып торган. Ул кергән дә, ике пистолеттан аткан…» дип сөйләгән Владны бабасы.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле