Мобилизацияләнгән солдатларның әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен догалар

-- Лейла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мобилизацияләнгән солдатларның әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен догалар чыкты.


Ир туганнар өчен догалар:

اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَاحْرُسْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَكَلِّلْهُ بِالصِّحَّةِ وَالْعَافِيَةِ، رَبِي لَا تُرِنِي فِيهِ أَمْرًا يُؤْذِينِيِ.
Аллаһуммә-хфазһү вәхрусһү би ’әйникә әлләти лә тәнәмү вү кәллилһү би-с-сыйхати вәл-’әфия. Рабби лә турини фиһи әмран юъзини.

Йа Аллаһ, аны Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың белән сакла һәм аңа сәламәтлек һәм иминлек бир! Йа Раббым, миңа аның белән бәйле кайгыга сала торган нәрсәләрне күрергә насыйп итмә!

اَللَّهُمَّ آنِسْهُ فِي غُرْبَتِهِ. وَأَذْهِبْ عَنْهُ الوَحْشَةَ وَالْوَحْدَةَ بِالرِّفْقَةِ الصَّالِحَةِ. اَللَّهُمَّ كُنْ لَهُ فِي سَفَرِهِ وَغُرْبَتِهِ خَيرًا مِنَّا.
Аллаһүммә әәнисһү фи гурбатиһи вә әзхиб ’анәһү әл-вәхшәта вә әл-вәхдәта би руфкати әс-салихин. Аллаһүммә күн ләһү фи сәфәриһи вә гурбатиһи хәйран миннә.

Йа Аллаһ, ерак җирләрдә аның юлдашы бул, һәм иманлы юлдашлар ярдәме белән аны борчудан һәм читләшүдән арала! Йа Раббым, өйдән еракта аның сәфәрендә безгә караганда яхшырак (ярдәмче) бул!

Уллар өчен дога:

اَللَّهُمَّ اِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ ابْنِي فَاحْفَظْ دِينَهُ وَنَفْسَهُ وَكُنْ عَوْنًا لَهُ وَرُدَّهُ سَالِمًا مِنْ كُلِّ مَكْرُوهٍ وَغَانِمًا بِكُلِّ خَيْرٍ

Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.

Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!

Ирең өчен дога:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَخْرَجْتُ زَوْجِي مِنْ حَوْلِي وَقُوَّتِي إِلَى حَوْلِكَ وَقُوَّتِكَ.. فَاحْفَظْهُ اللَّهُمَّ بِحِفْظِكَ. وَأَبْعِدْ عَنْهُ كُلَّ مَا يَضُرُّهُ وَيُؤْذِيهِ وَأَعِدْهُ إِلَيَّ عَلَى خَيْرٍ
Аллаһүммә инни әхраҗту зауҗи мин хәүли вә куввәти илә хәүликә вә кувватикә фахфазһү аллаһүммә бихифзикә вә әб’ид ’әнһү күллә мә ядурруһү вә юъзиһи вә а’идһү иләйә ’алә хәйр.

Йа Аллаһ, мин үземнең иремне Сиңа ышанып тапшырып җибәрәм! Йа Раббым, аны якла, аңа зыян салырлык һәм авырту китерерлек һәр нәрсәдән сакла, һәм аны миңа исән-имин кире кайтар!

اَللَّهُمَّ إِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ زَوْجِي.. وَأَنْتَ الَّذِي لَا تَضِيعُ وَدَائِعُهُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ وَبِعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ
Аллаһүммә инни әстәүди’үкә заүдҗи вә әнтә-л-ләзи лә тады’у вәдаи’үһү. Аллаһүммә-хфәзһү би ’әйникә әлләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм.

Йа Аллаһ, Сиңа иремне ышанып тапшырам, ә Син амәнәт итеп биргәнгә зыян салмассың! Йа Раббым, Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла!

اَللَّهُمَّ احْرُسْ زَوْجِي وَقُرَّةَ عَيْنِي فِي سَفَرِهِ هَذَا. بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَرُدَّهُ إِلَيْنَا فِي الْقَرِيبِ الْعَاجِلِ مَجْبُورًا غَيْرَ مَكْسُورٍ.
Аллаһүммә-хрус зәүҗи вә куррата ’әйни фи сәфәриһи хәзә би ’әйникә алләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм. Аллаһүммә-хфәзһү вә руддуһү иләйнә фил-кариб әл-’әдҗил мәдҗбурән гайра мәксур.

И Аллаһ, бу сәфәрдә минем иремне һәм күзләремнең нурын  Үзеңнең чиксез кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла! Йа Раббым, аны сакла һәм аны безгә тиз арада исән-имин итеп кире кайтар!

Бәйле