Солдатларга нинди догалар укырга?

-- Лейла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте солдатлар өчен догалар тәкъдим итте.

Ватанны саклаучылар өчен догалар

Шәһадә (Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлегенә шәһадә китерү):

أَشْهَدُ أَنْ لَّا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

Транскрипция: Әшһәдү әлләә иләһә илләллаһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән гәбдүһү вү расүүлүһү

Тәрҗемә: «Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы илаһ юк. Янә шаһәдәт бирәм: Мөхәммәд — Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе».

Юлга чыкканда укыла торган дога:

اللهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ وَعْثَاءِ السَّفَرِ وَكَآبَةِ الْمَنْظَرِ وَسُوءِ الْمُنْقَلَبِ فِي الْمَالِ وَالْأَهْلِ

Транскрипция: Аллааһүммә иннии әгууҙү бикә мин вә‘ҫааис-сәфәри вә кәәбатыйль-манзари вә сүүи-л- мүнкаләби фил-мәли уәл әһл.

Тәрҗемә: «И Аллаһ! Юлдагы кыенлыклардан, күргәннәремннән соң өметсезлеккә чумудан, мөлкәтемә һәм гаиләмә зыян килүдән Сиңа сыенам».

Дошманны җиңү өчен 3 дога:

اَللَّهُمَّ أَنْتَ رَبُّنَا وَ رَبُّهُمْ وَ قَلُوبُنَا وَ قَلُوبُهُمْ بِيَدِكَ وَ إِنَّمَا يَغْلِبُهُمْ أَنْتَ

Транскрипция: «Аллаһүммә әнтә раббүнә вә раббүһүм вә кулүбүнә вә кулүбүһүм би йядикә вә иннәмә йәгълибүһүм әнтә».

Тәрҗемә: «И Аллаһ! Син — безнең Раббыбыз һәм аларның Раббысы. Безнең калебләр һәм аларның калебләре Синең хөкемдә. Безнең җиңү Синнән генә тора». (Нәвави, әл-Әзкар: 189).

اَللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْكِتَابِ سَرِيعَ الْحِسَابِ اِهْزِمِ الْأَحْزَابَ اَللَّهُمَّ اهْزِمْهُمْ وَزَلْزِلْهُمْ ‏

Транскрипция: «Аллаһүммә мүнзил әл-китаб сәригъ әл-хисаб, иһзим-ил-әхзаб. Аллаһүммә-һзимһүм вә зәлзилһүм».

Тәрҗемә: «Безгә Коръәни Кәримне иңдергән һәм алдында җавап тотасыбыз булган Аллаһ!  Дошманны җиңәргә ярдәм ит. Аларның бердәмлеген таратып ташла». (Нәвави, әл-Азкар: 188).

اَللَّهُمَّ إِنَّا نَجْعَلُكَ فِي نُحُورِهِمْ، وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شُرُورِهمْ

Транскрипция: Аллааһүммә иннә наҗгалүкә фии нухууриһим, вә нагуҙү бикә мин шурууриһим

Тәрҗемә: «И Аллаһ, хактыр ки, без Синнән аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз һәм аларның золымнарыннан Сиңа сыенабыз».

Бәйле