Айгөл Бариева: «Күз яшьләре аша булса да җырлыйбыз»

-- Лейла

Җырчы Айгөл Бариева бүгенге вәзгыять турында фикер йөртә.  

– Минем фикер: җыр мәгънәле булса, аңа һәрвакыт урын бар. Сугыш вакытында да, авыр вакытларда да, хәзер дә… Нәкъ менә җыр, моң безнең күңелләрне бушата да, җылыта да, өмет тә өсти!

Мин үзем олы кайгымны нәкъ менә җырлар тыңлап басам…

Ришат Төхвәтуллин башкарган “Агымсу” җырын көненә 10 тапкыр елап тыңлыйм. Шуннан соң бераз җиңеләя кебек.

Хәзрәт тә әйтте бер көнне шулай: «Без догалар белән, ә сез җырлар белән кешеләрнең күңелләрен дәваларга тиеш!». Дәваларга! – дип яза Татарстанның атказанган артисты.

Бәйле