Дилә Нигъмәтуллина: «Бу сорауга җавап бирмим»

-- Лейла

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинага элеккеге ире — композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин турында күп кенә сораулар бирәләр икән. Шушы көннәрдә җырчы үзе популяр сорауларга ачыклык кертте.

– “Сәфинә әтисе белән аралашамы?” дигән сораулар еш килә миңа. Әлбәттә, әйе. Сәфинә аеруча да Маратның тормышында булган мөһим вакыйгаларда булырга тырыша. Маратның тормыш иптәше каршы килмиме? Бу вакыт эчендә бер тапкыр да начар сүз ишеткәнем юк. Сәфинә аларда кунакта булганда һәрвакыт күтәренке кәеф белән өйгә кайта. Кайткач миңа кечкенә сеңлесе турында яратып сөйли. Боларның барысына да мин сөенәм генә. Мин балама әтисенең гаиләсе белән аралашырга комачау итмимме? Юк! Мин, киресенчә, мондый очрашуларның инициаторы булып торам. Марат алиментлар түлиме? Менә бу сорауга җавап бирмим, гафу итегез. Әлегә бу ачык сорау булып кала бирә. Әмма бу аның финанс ягыннан булышмый дигәнне аңлатмый! – дип яза Дилә Нигъмәтуллина.   

Бәйле