Повестка килде. Ә миндә ковид…

Бу очракта нишләргә?

Авыруны “больничный” һәм тест нәтиҗәсе белән генә исбат итәргә мөмкин.
Русиядә мобилизация дә бара, COVID-19 пандемиясе дә дәвам итә. “Объясняем.рф” каналы “кайнар элемтә”гә еш килгән сорауга җавапны бастырган.
“Әгәр мин чакырылу пунктына ковидны раслаучы тест нәтиҗәсе белән килсәм, мине алачаклармы? Әллә изоляциягә җибәрәчәкләрме?” — дигән сорауга мондый җавап бирелгән:
“COVID-19га ПЦР-тест нәтиҗәсе уңай булганда җәмгыять урыннарында булырга ярамый. Шул исәптән военкоматта да. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә соңыннан “больничный” кәгазен военкоматка китерү мотлак”.
Әгәр повестка алган кеше, авыру сәбәпле, военкоматка килә алмый икән, нинди ысул белән булса да бу хакта хәбәр итәргә кирәк, ә савыккач тиешле документ белән килергә, дип ачыклык кертелә. Югыйсә, кеше “чакырылудан качучы” булып саналачак. Моның хокукый нәтиҗәләре булмый калмаячак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-09-28/povestka-kilde-mind-kovid-2968796

Бәйле