«Кеше ни әйтер, дип, болай да гомер узды!..»

Алдан планлаштырган, көтеп алган ялга аларның хаклары юкмы әллә?

Танылган юмор остасы Җәвит Шакиров социаль челтәрдә хәләле Зөлфия һәм оныклары белән чит илдә ял итүләре турында яза, фото, видоелар куя. Күпләр аларны тәнкыйтьләп чыга.

«Пир во время чумы», «И-и-и, Аллакаем, кемгә – нәрсә… Кеше кадерлеләрен озата, болар ялдан фото куеп ята», «Боларныкы китми бит һәм китмәячәк тә. Кеше кайгысына исләре дә китми…», «Ничек ял турында сөйлисе килә икән сезнең хәзер» кебек сүзләргә Җәвит җавап язган.

«Ял вакытында куйган фото, видео астындагы комментарийларны бүген карап утырдым да шаккаттым. Нинди генә сүзләр язмаганнар!
Яхшысы да бар. Яманы да җитәрлек. Төрле кеше бар. Кеше бәхетенә сөенә белгәне дә, шул ук вакытта, көнләшүләрен яшерә алмыйча көенеп, чеметеп, тузга язмаган сүзләр язганы да.
Аңлаган кеше, бу шигырьне укыгач, үзенә кирәген алыр. Аңламаганнарга аңлатуның кирәге юктыр, дип уйлыйм.

«Кеше ни әйтер?»

Шушы сүздән курка-курка,
Болай да гомер узды.
Курка торган туннар инде
Әллә кайчан ук тузды!

Әйтерсең лә син белгәнне,
Бүтән кешеләр белми?
Дөньясында ни булганын
Алар ишетми, күрми!

Күбәйде диванда ятып,
Юк-барны язучылар.
Агуын чәчеп дөньяга,
Ачуын басучылар.

«Кешеләр ни әйтер» диеп,
Диңгезгә бармаскамы?
Ел буе көтеп алган
Ялымны алмаскамы?

«Кешеләр ни әйтер» диеп,
Өйләр дә салмаскамы?
Көч түгеп тапкан акчама,
Машина алмаскамы?

«Кешеләр ни әйтер» диеп,
Күрсәтми еларгамы?
Әче күз яшьләремне дә
Йөрәккә җыяргамы?

Шатланыр өчен дә рөхсәт
Кемнәндер сораргамы?
Сезгә ярыйм дип, дөньямны
Карага буяргамы?

Белгән юк инде дөньясын:
Еларга да ярамый,
Көләргә дә ярамый,
«Кеше ни әйтер» дип, хәзер
Үләргә дә ярамый».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-29/keshe-ni-yter-dip-bolay-da-gomer-uzdy-2970229

Бәйле