Кайсы кан төркеме иң хәвефлесе?

Галимнәр тикшеренүләр үткәргән һәм кайсы кан төркеменең аеруча хәвефле булуын билгеләгән.

Тикшерү нәтиҗәләре беренче кан төркеменә караган кешеләрнең авыр җәрәхәтләрдән савыга алмау хәвефе барлыгын күрсәткән. Чөнки бу кешеләр, башкалардан аермалы буларак, җәрәхәтләр вакытында күп кан югалта. Аларның кан үзенчәлеге шундый.
Беренче кан төркемендәгеләр барысы өчен дә универсаль донор булып тора. Ә менә үзләренә бары тик үз төркемендәге кан гына күчерергә мөмкин.
Шулай да бу хафага калырга кирәк дигән сүз түгел. Җәрәхәтләр һәркем өчен хәвефле. Бары тик игътибарлы, сак була белергә кирәк.
Ә сез үзегезнең һәм якыннарыгызның кан төркемен беләсезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-09-28/kaysy-kan-t-rkeme-i-h-veflese-2969531

Бәйле