Татарстанга 18 градуслы җылы килә диләр…

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, атна ахырында һава температурасы +17, атна башында +18 градуска җитәчәк. Шимбә – 1 октябрьдә явым-төшем көтелми.

Көндез +10…+15 градус, төнлә +3…+8 градус булачак. Якшәмбе – 2 октябрьдә күпчелек районнарда явым-төшем булыр дип фаразлана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +4…+9 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 3 октябрьдә яңгырлар явып үтәчәк. Сишәмбе – 4 октябрьдә урыны белән аз гына явым-төшем булачак. Көндез һава +13…+18 градуска кадәр җылыначак.

Бу атнада Гидрометеоүзәк быел кышның ничегрәк килүе турындагы фаразлары белән таныштырды. Декабрь аенда тәүлеклек уртача температураның – нормадан кимрәк, калган айларда нормада булуы көтелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/93195/

Бәйле