Гүзәл Уразова кайнар ноктада хезмәт итүче егетләргә ярдәм җибәрәчәк

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанда юбилей концертларын башлап җибәрде. Моннан 20 ел элек җырчы сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган. Концерттан җыелган акчадан Гүзәл Уразова матди ярдәм күрсәтәчәк.

-Җыелган акчалардан әлеге вакытта кызу нокталарда хезмәт иткән егетләргә матди ярдәм, кирәк-яраклар җибәрәбез. Барысы да яхшы булсын, я Раббым. Без бергә, — дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

ТНВ

Бәйле