Тракторчы Хөсәенов хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган

-- Лейла

Башкортстанның Тәтешле районыннан үзе теләп хәрби операциядә катнашучы Фәнис Хөсәенов каршы якның бронетранспортерын куып алып киткән. Алай гына да түгел, ул урланган техникада яраланган генерал-майорны да алып чыккан. Бу турыда телеграмм-каналлар хәбәр итә.

Фәнис тумышы белән Тәтешле районының Яңа Кайпан авылыннан. 2016-2017 елларда Цхинвалда хәрби хезмәттә булган. Ә быелның июнендә үз теләге белән Украинага хәрби операциядә катнашыр өчен киткән.

3 сентябрьдә ул махсус бирем – “тел”не тотып алырга дип чыга. Бу вакытта егетләргә каршы якның җиде солдаты бронетранспортерда һөҗүм итә. Фәнис икесен үтерә, берсен әсирлеккә ала, ә калганнары кача. Шуннан соң Хөсәенов бронетранспортерга әсирлеккә алынган кешене утыртып, үз ягына алып чыга.
Ике көннән соң базаны утка тоталар. Снаряд бинага төшеп, Фәнисне һәм аның райондашын яралый. Әмма аңа карамастан, Фәнис җимерекләр арасыннан якташын алып чыгып, хәрби госпитальгә алып бара ала. Тагын бер тәүлектән соң кабаттан бәрелешләр була. Бу вакытта генерал-майор яралана. Аны да Фәнис урланган бронетранспортерында алып чыга.

Батырлыклар күрсәткән Фәнис 18 сентябрьдә туган ягына ялга кайта һәм берничә көннән кабаттан хәрби операциягә кушылачак.

– Фәнис гел елмаеп-көлеп кенә йөри торган егет. Төшенкелеккә бирелми. Ул әнисе тәрбиясендә генә үсте. Башка бертуганнары юк. Үзенең бер кызы бар. Ялга кайткач, Авыл советына да килеп китте. Авылдашыбызның шундый зур батырлык кылуы белән горурланабыз, әлбәттә, – диделәр безгә Яңа Кайпан авылында.

Зөһрә Садыйкова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле