Путин өлешчә мобилизация вакытында ясалган хаталарны төзәтергә кушты

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин Росся Иминлек советының оператив киңәшмәсендә өлешчә мобилизация вакытында җибәрелә торган барлык хаталарны төзәтергә һәм алга таба ялгышмаска кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Путин гражданнардан өлешчә мобилизация буенча бик күп сораулар килүен һәм күрсәтмәләр бирелүен әйтте.

«Россия Кораллы көчләренә хәрби тәҗрибәсе булган россиялеләр генә чакырыла, әлеге таләп төгәл үтәлергә тиеш», — диде илбашы.

Законсыз мобилизациягә бәйле һәр очракны тикшерергә һәм хата белән алынган кешеләрне кире кайтарырга кирәклеген искәртте ул.

«Повесткасы алмаган һәм үз теләкләре белән килгәннәрне кире боралар, мобилизациягә эләкмәгән гражданнарны кораллы көчләргә чакыралар. Боларның барысын да тикшерергә кирәк», — диде Президент.

Путин Россия генераль прокуроры Игорь Красновка өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять турында мәгълүмат бирергә кушты.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле