41 яшьлек ир элекке сөяркәсен һәм аның биш баласын тереләй яндырмакчы булган

-- Лейла

Псков өлкәсендә 41 яшьлек бер адәм биш балалы ананың йортына ут төрткән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл узган елның 30 маенда Невель шәһәрендә килеп чыккан. “Түбәсе киткән” ир, бензинга чылатылган чүпрәккә ут төртеп, элекке сөяркәсенең верандасы астына ыргыткан. Анда – газ баллоннары, ә йорт эчендә – ана һәм аның 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге биш баласы, хатынның бертуган абыйсы булган. Җинаять кылган вакытта барысы да йоклаган була. Әле ярый, күршеләренең уяулыгы коткарып ала: алар янгын телләрен күреп алып, тиз генә янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Ут төртүче ир 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле