«Безнең гаиләдә кем баш дип уйлыйсыз?»

Әлбәттә, син — Вилдан. Башкача уйлаучылар да бар әллә?

Вилдан Шәмсетдинов социаль челтәрдә концерттан соң хатыны Гөлназ Асаева белән төшкән фотоны куйган һәм виртуаль дусларына кызыклы гына сорау биргән.

«Безнең гаиләдә кем баш дип уйлыйсыз? Комментарийлар көтәм», – дип язган яшь җырчы.

Комментарий калдыручыларның күбесе, бер шикләнмичә, «Гөлназ» дигән, тагын бер күпчелеге «кызыгыз Динә» дигән фикердә. Шулай ук гаиләдә баш итеп Виллины «күрүчеләр» дә бар.

«Акыллы хатын иренә «баш» булырга юл куя»; «Әгәр гаиләдә беренче бала кыз икән, димәк, ир көчле», «Икегез бер юл белән барасыз», «Әлбәттә, Вилдан. Ир кеше хуҗа булмаса, бардак башлана, ди олы кешеләр», – дигән комментарийлар калдырган ир яклылар.

«Монда инде Салават Зәкиевич ничек хәл итә», – дип шаярткан берәү, җырчының күптән түгел Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова гаиләсе турындагы фикеренә ишарәләп.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-10-04/bezne-gail-d-kem-bash-dip-uylyysyz-2975577

Бәйле