Иркә: «Зиратка да бара алмыйм»

-- Лейла

ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруының чираттагы кунагы җырчы Иркә булган. Ул биредә ире, сәхнә тормышы, шулай ук әтисен югалтуы турында да сөйләгән.

«Бу дөньяда иң авыры әтине югалту булды. Ул киткәч кенә әти кызы булуын аңладым. Өйдә утны сүндергәндәй булды. Нәрсәдер җитми. Зиратка да бара алмыйм. Авыр! Нык саныгам».

Җырчы Иркә әтисенең аны юатуын, төшкә кермәве турында да сөйләгән.

ТНВ

Бәйле