Алмада йөз төрле файда бар!

Кешенең сәламәтлеге аның дөрес туклануына бәйле, дип юкка гына әйтмиләр. Алма ашау аеруча файдалы.

«Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас.

Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.

Алмаларда булган В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.

Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы үзлеге бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестерин дәрәҗәсен төшерә һәм тимер микъдарын күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр матдәләрдән чистарта.

Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга сылама ясагандай йогынты ясый, шул ук вакытта авыздагы микробларның 90 проценты үлә.

Алмада тешләр бозылуга юл куймаучы табигый кислоталар бар.
Өч көн дәвамында алма, кипкән арыш ипие ашау һәм яшел чәй эчүгә нигезләнгән махсус туклануга күчү тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә. Ул көннәрдә башка ризыклар ашарга һәм эчемлекләр эчәргә ярамый.

Кан тамырлары киңәйгәндә һәм буыннар сызлаганда, көн саен ашар алдыннан җылы килеш 0,5әр стакан алма суы эчегез.

Бөерләрдә һәм бәвел куыгында ташлар булганда, бәвел кудыргыч чара буларак, алма кабыгыннан әзерләнгән чәй эчәргә киңәш ителә. Әлеге төнәтмә белән тәнгә кычыткылар чыкканда һәм тире авырулары күзәтелгәндә дә дәваланырга мөмкин.

Тире пешкәндә һәм өшегәндә, авырткан урынга уылган алма кую файдалы.

Алма бөер авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Бөер авыруларын булдырмас өчен, көнгә 3-4 баллы алма ашагыз. Шешенүләрне бетерү өчен чи, пешкән алма ашарга кирәк”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-10-03/almada-y-z-t-rle-fayda-bar-2974136

Бәйле