Мобилизацияләнгән татарстанлылар күпме акча алачак?

-- Лейла

Шулай ук белгечләр хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тиешле ташламалар турында да аңлатма бирде. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Мобилизацияләнүчеләргә дә контракт буенча хезмәт итүчеләргә тиешле социаль гарантияләр, ташламалар һәм акчалар каралганлыгын хәбәр иттеләр.

Айлык түләүләр

Акчаларны мобилизациядә катнашучыларның банк счетларына, яки, кирәк булган очракта, туганнарына күчерәчәкләр. Акчалар һәр айда түләнәчәк. Хезмәт хакы хәрби звание һәм хәрби вазыйфа буенча окладтан җыела: уртача алганда, гади сержантның айлык хезмәт хакы – 25-30 мең, офицерның 35тән 40 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Мобилизация буенча чакырылганнар якынча шул ук сумманы җыелу һәм әзерләнү вакытында да алачак.

ЛДНР һәм Украина территорияләрендәге махсус операция вакытында бурычларын үтәгән хәрбиләрнең хезмәт хакы түбәндәгечә формалаша:

– хәрби звание буенча оклад, хәрби вазыйфа буенча ике оклад;
– тәүлеклек – көненә 4222 сум;
– хәрби бурычын нәтиҗәле һәм намуслы башкарган өчен премия;
– шәхси состав белән җитәкчелек итү өчен өстәмә;
– актив сугыш хәрәкәтләрендә катнашу өчен өстәмәләр – көнгә 8 мең сум.
Нәтиҗәдә, рядовой сержант махсус хәрби операция вакытында 200 мең сумнан, офицер 250 мең сумнан башлап хезмәт хакы алачак.

Хәрби операциядә катнашуының гаиләсенә нәрсә тиеш?

– шифаханә һәм курортларга бушлай юлламалар;
– хәрби операциядә катнашкан вакытта “кредит каникулы” бирелә;
– кирәк булган очракта, медицина ярдәме күрсәтү;
– хәрбинең хатынын һәм гаиләдәге башка әгъзаларны эшкә урнашырга ярдәм итү;
– хәрбиләрнең балаларын беренче чиратта балалар бакчасына урнаштыру;

Хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсенә тиешле түләүләр

– Бер тапкыр 4 452 696,06 сум түләнә
– Бер тапкыр 5 000 000 сум түләнә
– Иминият тәэмин ителеш – 2 968 464,04 сум
– Туендыручысын югалту буенча айлык пенсия

Моннан тыш, гаиләләргә (хәрбинең һәм аның хатынының) кредит бурычларын каплау гарантияләнә. Хәрби ипотеканы тулысынча каплау һәм Россия субъектларыннан өстәмә социаль гарантияләр дә каралган.
Һәлак булган хәрбиләрнең балаларына махсуслашкан хәрби белем бирү учреждениеләренә, шулай ук вузларда бушлай уку мөмкинлеге булачак.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле