Әтисе Ижау мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән кызының хәле турында сөйләде

Ижау шәһәренең 88нче мәктәбендә атыш вакытында зыян күргән кызының хәле турында әтисе сөйләгән. Маша башка зыян күрүчеләр белән бергә авыр хәлдә Мәскәүгә китерелгән булган.

Вәхши беренче сыйныфта укучы кызның йөзенә аткан, аны медикаментоз комада Мәскәүгә илтеп, балалар клиник хастаханәсенә урнаштырганнар. Кызның әтисе «Ижлайф» порталына хәбәр итүенчә, кичә нәни Маша комадан чыккан, ул башын кага, күзләре белән ымлый ала башлаган. Кызның битенә җитди зыян килгән, хәле тотрыклы булмаганлыктан әле табиблар операция ясарга ашыкмый.

«Мин реанимациядән чыктым. Машаның хәле яхшырак. Ул комадан чыкты. Табиблар битенең шеше беткәннән соң, алга таба нишләргә икәнлеген хәл итәчәк», — дигән кызның әтисе.

Искәртеп узабыз, 26 сентябрьдә Артем Казанцев 88нче мәктәпкә бәреп кереп, атыш оештырды. 17 кеше үлде, тагын 20 дән артык кеше җәрәхәтләнде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93565/

Бәйле