Илсур Һадиуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлау юллады.

«Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез  белән тәбрик итәм. Укучыларыгызның уңышлары, әти-әниләрнең хөрмәте сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, бетмәс яшәү көче бирсен. Һәрчак гаиләләрегездә иминлек, күңелләрегездә тынычлык, йөзләрегездә бәхет чаткылары булсын, диелгән котлауда. – Үз гомерен иң изге эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга  ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Яхшы  укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да,  үз сыйфатларын югалтмый. Кояш юмартлыгы белән күңел җылысы өләшә, пәйгамбәрләр ихласлыгы белән белем тарата, аналар сабырлыгы белән шәхес тәрбияли. Милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында.

2023 ел илебез күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу – һөнәребезнең мөһимлеген, киләчәкне төзүдәге әһәмиятен тану һәм хезмәтебезнең җаваплылыгына тагын бер кат игътибар юнәлтү», — диелгән котлауда.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93593/

Бәйле