Баш авыртудан котылуның 5 «тәмле» ЫСУЛЫ

-- Лейла

«Баллы» әстерхан чикләвеге

Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз. Аны  көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабып куярга киңәш ителә.

Бал белән суган согы

1 стакан сыек балга стаканның өчтән бер өлеше күләмендә яңа сыгылган суган согы салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу катнашма бик үк тәмле түгел, әмма файдалы үзлекләре искиткеч. Аны  көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Кан тамырларын чистартудан тыш, ул организмның авыруларга каршы торучанлыгын да арттыра.

Гранат, алма, кишер соклары

Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына  сыгылганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә киңәш ителә. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү дә файдалы.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе

Дәвалану курсы бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 г коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә эчәбез. Әрекмән тамыры төнәтмәсе – баш миенең кан тамырларын чистартудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин

Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк. Тагын 15 минут вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле