«Картайган көнемдә балаларым таяныч булыр»…мы?

-- Лейла

Бишектә яткан баланы кулыңа аласың, күтәреп йөртәсең, коляскага саласың, киендерәсең, чишендерәсең… Ул сиңа карышмый. Еламый да, тыпырчынмый да. Кайчагында елмаеп тик ята. Ул сиңа ышана. Тәпи басып, теле ачылса да, ул синең ихтыярга буйсына. Җитәкләп, каядыр алып барасың. Ашыктырасың. Ул каршы килми. Ышана. Сиңа.

Сабый бала әти-әнисенә ышанган шикелле үк ата-анасы да, олыгая башлагач: «Картайган көнемдә балаларым таяныч булыр», – дип уйлый. Шуңа өметләнә. Ышана. Сабый бала кебек ышана. Тик кайвакыт өметләре өзелә, ышанычлары салкынлыкка бәрелеп чәлпәрәмә килә…

Ходайның бер хикмәте микән инде ул, бүтән сәбәбе бар микән, миңа бай язмышлы кешеләр еш очрый. Ачылып китеп, эч серләрен сөйләп ташлыйлар. Киңәш сораган чаклары да була. Мин тыңлыйм. Юатырга тырышам. Һәм бу сөйләшүләрне куен дәфтәренә теркәп куям. Монысы инде – язучының бер кимчелеге: онытылмасын, бәлки, берәр әсәрдә кулланырга туры килер, дигән исәп. Менә шундый язмалар күп җыелып киткән. Бүген берсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

– Олыгайгач, балалар безнең дөньяда барлыкны да онытты, – ди ул, авыр көрсенеп. – Кешегә әйтергә дә оят инде, бер карасаң. «Дөрес тәрбия бирмәгәнсез, үзегез гаепле», –диячәкләр. Бәлки, чынлап та шулайрак булгандыр инде ул, тәрбиягә вакыт та җитеп бетмәгәндер…

Унсигез яшендә үк институттагы төркемдәш егетенә кияүгә чыга ул. Яратышып йөриләр. Мәхәббәт хисе бер котырса, дөньяңны оныттыра бит инде. Ул да авырга уза. Уку дип аборт ясатып булмый бит инде. Өйләнешәләр, кызлары туа. Сокланып туймаслык бала инде шундый, кара чәчләр, чем кара күзләр. Ходайның бүләге шикелле тоела. Ире, укуын калдырып торып, эшкә урнаша. Хатын академик ял ала, шуннан укуын дәвам иттерә.

Тормышлары беркадәр көйләнә башлый. Ә ул арада хатын тагын авырга уза.  Ике бала үстерү һәм укуыңны дәвам иттерү уен түгел. Тырышырга туры килә инде. Ире берничә урында эшли, гаиләне тәэмин итәргә тырыша. Акча барыбер җитми. Шулай да иренә эшеннән фатир бирәләр. Үз куышың булгач, барысы да җайланган кебек тоела. Хатын читтән торып укуга күчә. Көч-хәл белән укуын тәмамлый. Эшкә урнаша. Тырышулары юкка чыкмый инде, әкренләп кенә барсы да әйбәтләнә төшә. Балаларының өс-башы караулы, тамаклары тук. Хәтта ике елга бер булса да бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял итеп кайтырлык да рәтләре табыла.

Бераздан хатын тагын кыз бала алып кайта…

– Ничек көч-куәт тапканбыздыр, хәзер үзем дә аптырап куям, – дип, моңсу елмая ханым. – Ирем уңган кеше булды инде, тырышты. Көненә биш-алты сәгатьтән артык йокы күрмәгән чаклары да еш була торган иде. Әллә ничә төрле эштә эшләде. Дөньяны бөтәйтергә, балаларны ким-хур итмәскә тырышты. Хәзер бит аның заманча телефоны да, компьютеры да, башкасы да кирәк. Акча җиткерә алмаганда, кредитка да баткаладык. Аны тагын ерып чыктык.

Олы кызлары, мәктәпне тәмамлап, институтка керә. Түләүле бүлеккә. Билбауларны ныграк кысып, бераз тын алган кебек булсалар, ул кияүгә чыгарга җыенуын әйтә. Егет әйбәт гаиләдән булгач, каршы килеп тора алмыйлар инде. Хәер карышып та булмыйдыр, яшьләр арасына кереп, кем бәхеткә тиенгән? Туйны зурдан кубып уздыралар. Гомергә бер генә килә торган вакыйга бит инде, истә калырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Аннан соң өлкән кызларына фатир сатып алып бирәләр. Нык кына казганып, тырышып-тырмашып, әлбәттә. Ләкин үз балаң өчен бернәрсә дә жәл түгел. Үз фатиры булмаган килеш, яшь гаилә бәхетле яши аламыни.

Бурычларын түләп бетерүгә, малайлары үсеп җитә. Апасына ничек ярдәм итүләрен күреп торгач, аны да үгисетеп булмый бит инде. Аңа да бер бүлмәле фатир алып бирәләр. Кредитны алу гына рәхәт, түләү кыен. Әмма үз балаң өчен бит, үз улыңа берни кызганып булмый.

Кече кызлары фатир сорамый. Ул чит илдә укырга теләвен генә әйтә. Тик монысы да – күп акча таләп итә торган нәрсә. Автомобильләрен сатып, тегеннән-моннан бурычка батып, аны да түләргә туры килә.

Боларның тормышында әллә ни яңалык юк бугай инде. Хәзерге көн өчен гади һәм бик гадәти күренеш. Бала-чаганың күбесе үз-үзен тәэмин итә алмый хәзер. Әйбәт эшкә урнашу да бик җиңел түгел бугай, хезмәт хакын күп җирдә кредит түләрлек һәм ачтан үлмәслек кенә итеп бирергә тырышалар бит. Заман үзенчәлекләре дә, объектив һәм субъектив сәбәпләре дә бардыр. Ләкин чынбарлык шундый.

Тик бу ханымның бер генә үзенчәлеге бар. Олыгая төшкәч, әтиләре чиргә урала. Гомер буена бер эштән икенчесенә чабып йөрү эзсез генә узмый торгандыр, адәм мөмкинлекләре дә чиксез түгел бит. Паралич сугып, түшәктән тора алмас хастага әверелә. Хатын, аны карар өчен, эшеннән китәргә мәҗбүр була.

Һәм иң гаҗәбе… Балаларының берсе дә, килеп, әтисенең хәлен белми. Өлкән кызлары бер-ике тапкыр телефоннан шалтыратып зарланып ала: «Вакыт юк, бернигә дә өлгерә алмыйм. Йорт, эш, гаилә…» Хәтта әтисенең хәлен дә сорашмый. Малайлары телефонын да алмый. Үзе дә шалтыратмый. Килеп, хәл белешеп китү турында әйтәсе дә түгел. Кече кызлары чит илдә булгач, кайтып урап китә алмый. Ярый, анысын, бәлки, гафу итәргә дә мөмкиндер, әти-әнисе шулкадәр акча түгеп кергән укуыннан аерылырга теләмидер.

Мондый хәлләр элек тә булгалаган инде, минем «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы да шундыйрак күренешкә корылган иде. Ләкин соңгы арада ешая төшкән кебек тоела. Хәтта андый ук чиккә барып җитмәсә дә, ата-анага булган мөнәсәбәт беркадәр үзгәрде, аларның бәясе тәгәри башлады. Әти-әниләре: «Балаларым ким-хур булмасын, без күргән михнәтләрне күрмәсеннәр», – дип, бөтен гомерен, бөтен сәламәтлеген аларга багышлый, ә балалары җавапсыз кала. Гаиләдәге тәрбия белән генә аңлатып була микән моны? Илгә килгән авыру түгелме икән?

Бер сүз әйтеп булмый бугай инде. Ни дисәң дә, хата булыр сыман.

Марат Кәбиров

Бәйле