Мобилизацияләнүчеләрнең балалары җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк

10 октябрьдән Казанда мобилизацияләнүчеләрнең балалары җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк. Бу хакта Илсур Метшин сузләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә. 

Шулай ук республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мобилизацияләнүчеләрнең балалары түләүсез муниципаль, республика, дәүләт музейлары һәм театрларына, зоопаркларга, мәдәният сарайларындагы кинотеатрларга, дәүләт концерт залларында һәм филармониядәге концертларга йөри алалар. Чараларга бала бер озатучы белән килә ала.

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен муниципаль бассейннар, җиңел атлетика манежлары һәм тренажер заллары бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

Казан мэры кушуы буенча 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен балалар бакчаларына йөрү дә түләүсез булачак. Ә 10 октябрьдән алар мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93714/

Бәйле