«Чыгып китсәм, сагынып кайтам…»

Зәйнәп Фәрхетдинова тагын берәүне ярата.

Җырчы социаль челтәрләргә эте турында язган.

«Минем койрык. Артымнан бер дә калмый торган дус — «Альф». Этләрнең бер яраткан кешесе булганын белә идем. Хәзер үзебездә шулай — минем рөхсәттән башка безнең эт беркая да бармый.

Дөресен әйтәм, үзем дә бик ияләштем аңа. Өйдән чыгып китсәм, сагынып кайтам. Мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән яратабыз. Иртән этне урамга алып чыгу Зөфәр өстендә. Минем этне ярата. Шул сыйфаты, миңа гына түгел, этемә дә түзгәне өчен, мин Зөфәрне тагын да ныграк ярата башладым», – дигән ул.

Өстәвенә, җырчы бер социаль челтәрдә «Альф Билалович»ның шәхси аккаунтын да булдырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-10-06/chygyp-kits-m-sagynyp-kaytam-2978807

Бәйле