Җырчы Аида кызын төшендә күргән

-- Лейла

ТНВ каналында чыгучы «Вызов 112» тапшыруы алып баручысы, татар эстрадасы сәхнәсендә Аида исеме белән чыгыш ясаучы Эльвира Фазлыева кызы Аиданы төшендә күргән.

– Аида кызымның күптәннән төшемә кергәне юк иде. Ниһаять, аны күрергә насыйп итте. Сүз белән әйтеп бетереп булмый – бик матур иде ул! Аның белән йөгерешеп уйнадык, көлештек рәхәтләнеп! Шундый матур төш булды ул! Яратканым минем, рәхмәт сиңа! — дип язган Эльвира Фазлыева социаль челтәрдәге аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда яңгыр вакытында яшен агачка сугып аны сындыра. Кызганыч, кечкенә Аида агач астында кала.

Бәйле