Барыргамы, калыргамы? Мобилизациягә бәйле 5 сорауга хәзрәт ҖАВАБЫ

Аерым кайгы – кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен! Әле кайчан гына җырларда гына ишеткән бу юлларның хаклыгына инаныр көннәргә аяк бастык. Хәзер һәркайсыбыздан рух һәм иман ныклыгы, сабырлык сорала торган вакыт. Мондый шартларда адәм баласы, бигрәк тә без, мөселманнар, үзебезне ничек тотарга тиеш? Күңел тынычлыгын ничек табарга? Килеп туган вазгыятькә бәйле сорауларыбызга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Рөстәм хәзрәт, бүгенге иң актуаль сораудан башлыйк әле. Хәзерге вазгыятьтә күңел тынычлыгын ничек сакларга?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Коръән укыганда җан тынычлык таба», – ди. Шуңа күрә белгән догаларны күбрәк укып, машинада барганда, өйдә торганда сүрәләр тыңлагыз. Алар, һичшиксез, күңел тынычлыгы бирәчәк. Без шуны аңларга һәм белергә тиеш: Аллаһы Тәгалә тәкъдир кылган, ягъни язмышыбыз алдан язылган. Киләчәктә нәрсә булачагын да Аллаһы Тәгалә генә хәл итә. Шуңа күрә Коръән, дога укыгач: «Я Раббым, хәерле тәкъдирләр бир. Балам исән-сау әйләнеп кайтсын. Я Раббым, сакла», – дип, Аллаһка тапшырыйк.

– Ислам дине «Ватан», «Ватан алдындагы бурыч» дигән төшенчәләргә нинди мөнәсәбәттә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Ватанны ярату – иманнан», – ди. Әлбәттә, без Ватаныбызны якларга, сакларга тиеш. Бер үк вакытта һәркем аны үзенчә саклый. Кемдер бу бурычны дога кылып, кемдер кулына мылтык алып, кемдер балаларга патриотик тәрбия биреп башкара.

–  Бүген Ватан алдында бурычыны үтәүдән куркып, илдән качучылар да шактый. Бу – гөнаһмы?

– Моның гөнаһмы-юкмы икәнлеген бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма рәсүлебезнең бу уңайдан бер сүзе бар. «Кем дә кем сугыш барганда яу кырыннан кача икән, ул бик зур гөнаһлы», – ди ул. Бу яктан карасаң, Ватан алдында бурычыңны үтәүдән куркып, илдән качу – әлбәттә, гөнаһ. Ник дигәндә, Ватанны саклау ул – фарыз, тиешле гамәл.

– Махсус операциягә китмәгән ирләргә нинди бурыч йөкләнә? Монда калган хатын-кызлар өстендә нинди бурыч бар?

– Махсус операциягә китмәгән ирләр, тырышып эшләп, анда киткән туганының гаиләсен кайгыртып, аларга ярдәм итәргә тиеш. Чөнки ул бу нәселдәге баш ир булып кала. Монда калган хатын-кызларга килгәндә, моңа кадәр ир-ат алып барган бөтен вазыйфалар хәзер аларга төшә. Әмма бу очракта бер нәрсәне онытырга ярамый: хатын-кыз янында һәрчак ир-ат булырга тиеш. Кыз бала әлегә кияүгә чыкмаган икән, аны әтисе тулысынча саклый, яклый, матди һәм рухи яктан ярдәм итә. Кияүгә чыккач, бу бурыч иренә йөкләнә. Әгәр ире Ватанны сакларга киткән икән, бу бурыч яңадан аның әтисенә, ир туганы җилкәсенә күчә. Кызганыч, хәзерге заманда бу – ят күренеш. Туганнар да авыр чакта хәл белеп китү белән генә чикләнә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз ир-ат вазыйфасын да үз җилкәсендә тарта башлый.

– Соңгы арада килеп туган вазгыятьтә күңел ачу чараларын, концертларны тыю-тыймау турында бәхәс купты. Ничек уйлыйсыз, шушы авыр көннәрдә алар безнең тормышыбызда булырга тиешме-юкмы?

– Күңел ачу чаралары төрле булырга мөмкин. Җыелышып, Рәсүлебезгә салават әйтү, Коръән ашлары уздыру рөхсәт ителә. Ярымшәрә килеш чыгып  җырлаучы, шамакайланучылардан торган концертлар исә ил-көнебез тыныч булганда да дин ягыннан тыела. Бүгенге вазгыятьтә исә әйткән дә юк. Ватаныбызны саклау бурычы килеп баскан катлаулы шартларда алар, гомумән, тыелырга тиеш. Мондый чорда шул ук телевизор, радиолар аша күбрәк дин әһелләрен сөйләтеп, халыкка вәгазьләр сөйләп, күңел тынычлыгы табарга ярдәм итү, дога кылу тәртибен аңлату-өйрәтү күпкә хәерлерәк булыр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/93732/

Бәйле