Путин мобилизациядән кичектерү алучылар исемлегенә үзгәрешләр кертте

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Аерым алганда, кичектерүне россиялеләрнең өч категориясе алачак: аспирантлар, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары студентлары, шулай ук кичке бүлек укучылары.

Ординатура студентлары, шулай ук «рухи мәгариф оешмаларында» белем алучылар да өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк. Указ 5 октябрь, имзаланган көнне үз көченә керде.

ТНВ

Бәйле