8 октябрь Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

-- Лейла

10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Иртәгә, 8 октябрьдә, чираттагы ярминкәләр узачак.

«Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга омтыла. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар», — дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ТНВ

Бәйле