Җырчы Мурат Гайсин күңелсез хәбәр җиткерде [видео]

-- Лейла

Танылган җырчы, автор-башкаручы Мурат Гайсин социаль челтәрләрдә хатыны белән аерылганын хәбәр итә.

– Барысы да яхшы моның дип уйламагыз… Читтән минем барысы да яхшы дип күренәдер! Чынлыкта… Яшә бит инде бәхетле… Ләкин…

Бөтен никахлар гомерлек түгел, кызганыч! Кызым Мәрьямнең туган көнендә никахны өзү турындагы эшнең судка тапшырылганын белдем! Мин боларга каршы, әмма… Бик кызганыч!

Кызыма әйтәсе килгәнем: Әттә сине бик ярата! Балакаем, бәхетле бул! Мин сине беркайчан да ташламам, башка гаиләм дә булмаячак, – дип яза Мурат Гайсин.

Бәйле