Гөлназ Асаеваның гаиләсендә бәйрәм

Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) белән Гөлназ Асаеваның гаиләсендә зур бәйрәм.

Кызлары Динәгә 1 яшь тулган! Котлыйбыз! Динә сау-сәламәт, игелекле бала булып үссен! Җырчы социаль челтәрләргә кызының фотосын куйган һәм аның исеменнән: «Барыгызга да сәлам. Мин – Динә, миңа бүген 1 яшь. Ула, ула, улаааа!» – дип язган. 

Нәнәсе Лилия Биктимерова да оныгын котлаган. «Туган көнең белән, кызчыгым, алтыным, Динәм. Нәкъ бер ел элек мин зур инәй булдым. Түбәм күкләргә тигән чак, дисәм – аз булыр. Сау-сәламәт. акыллы, әти-әниеңә игелекле бала булып үс. Вильдан кияү, Гөлназ кызым, ихлас йөрәктән котлыйбыз. Динәбезне пар канатлы, тигез мәхәббәт белән, туган иленә тугрылыклы бала итеп үстерергә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», – дигән ул.

Җырчыларның дуслары да теләкләргә кушылган. Аларның күбесе, Динә – әтисенә бик охшаган дигән фикергә килгән. Ә сез ничек уйлыйсыз? 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-10-18/g-lnaz-asaevany-gail-send-b-yr-m-2992764

Бәйле