Украина әсирлегеннән Минзәләдән хәрби медик азат ителде

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, Украина әсирлегеннән Минзәләдән хәрби медик азат ителде. Бу хакта Фәррахов үзенең Телеграм-каналында сөйләде.

Медик, хезмәттәшләренә ярдәм күрсәткән вакытта, Лиман янында әсирлеккә эләккән. Хәрби хезмәткәр кичә Украина Хәрби көчләре һәм РФ Хәрби көчләр арасында әсирләрне алмашу вакытында азат ителгән.

«Без бу мәсьәләне берничә канал буенча эшләдек. РФ саклану министры Сергей Шойгуга, минем хезмәттәшем Андрей Картаполовка һәм Татарстанның бөтен мөселман җәмәгатьчелегенә зур рәхмәт», — дип язган Фәррахов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Россия Украина белән әсирләр алмашуны «110 га 110» формуласы буенча үткәрде. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин хәбәр итте.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/farraxov-ukraina-asirlegennan-tatarstannan-xarbi-medik-azat-itelganen-aitte-5861581

Бәйле