Социаль түләүләр түләнерме? Пенсияләр индексацияләнерме?

Илдәге вазгыять катлаулы булса да, кешеләргә тиешле барлык социаль түләүләр дә түләнәчәк. Пенсияләр дә индексацияләнәчәк.

Дәүләт Думасында федераль бюджет хакындагы закон проектын караячаклар. Төбәкләргә биреләчәк өстәмә акча алдан күз уңында тоткан 5,6 процентка  түгел, 8,5 процентка артачак. Сенаторлар бу акчаны да аз дип саный. Өстәмә табыш булган очракта,  бу акчаны инфляция дәрәҗәсенә карап, тагын да арттырырга мөмкин икән әле. Бу хакта «Парламентская газета»га Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе урынбасары Елена Перминова хәбәр иткән.

–  Дәүләттән бирелә торган барлык социаль түләүләр дә бюджет проектында тулы суммалар белән язылырга тиеш, – ди Елена Перминова. – Киләсе елга да 8 яшьтән 16 яшькәчә балалар үстерүче гаиләләргә түләүләр дәвам итәчәк. Шулай ук 2023 елда ана капиталы акчасында да үзгәрешләр булачак. Ул инфляция дәрәҗәсенә карап, 12,4 процентка индексацияләнәчәк. Шулай ук киләсе елдан минималь хезмәт хакының күләме артачак.

Россия Финанс министрлыгына яңа төбәкләргә дә ярдәм итү йөкләнде. Сенатор сүзләренчә, ЛНР, ДНР, Херсон, Запорожье өлкәсендә яшәүчеләр дә, Россия төбәкләре кебек үк, үзләренә тиешле социаль түләүләрне алачак. «Безгә яңа кушылган төбәкләрдә яшәүчеләр дә башкалар белән бертигез булсын. Алар да башкалар алган балалар пособиесе, ана капиталы, инвалидлык буенча түләүләр алырга хокуклы», – ди ул.

Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе урынбасары исә, тиздән парламент тыңлауларыннан соң, киләсе өч елга  кабул ителәсе бюджетны караганда үз тәкъдимнәрен кертәчәген белдерә.

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе ана капиталы акчасының рәхәтен күрде. Исегезгә төшерәбез: 2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме – 524,5 мең сум, гаилә беренче балага бу түләүне алмаган очракта икенчесенә  693,1 мең сум булды. Ә беренче балага бу түләүне алган очракта 168,6 мең сум бирелә. Кайберәүләр шуның ярдәме белән фатирлы булды, торагы булганнар, аны зурракка алыштырды. Баласын шул акчаны түләп, бакчага йөртүчеләр, укуына түләүчеләр дә бар.

Казанда яшәүче Ләйсән Хәсиятуллина икенче баласына тиешле ана капиталын  әле дә файдаланмаган.

–  Ул – безнең өчен бик кадерле акча. Икенче улыбызның үзенә тотарбыз дип торам, – ди ул. – Без дәүләттән үзебезгә тиешле барлык төр түләүләрне алабыз. 8–16 яшьлекләргә бирелә торган «Путин акчасы»н бер ел алдык инде. Гаиләнең кереме аз булгач, социаль түләүләр дә бирелә. Өченче балам инвалид булгач, ташламалардан да файдалана башладык. Илдәге хәлләр тыныч булмаса да, балаларны ничек тә үстерергә кирәк. Ирем үзе теләп Украинага махсус операциягә китте. Миңа хәзер әти дә, әни дә буласы.  Миңа гына түгел, барлык бала үстерүче әниләр дәүләт ярдәменә ышана. Шуңа күрә бюджетны кабул иткәнче үк, алдан хәстәрен күрсәләр иде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94573/

Бәйле