Илмира Нәгыймова: «Мин анда булдым, миңа ошамады!» [видео]

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләргә бер кочак роза чәчәкләре һәм йөзек белән куйган фотосыннан соң, аңа бик күп сораулар яудырганнар. Күпләр бу бүләкләрне җырчы Марат Яруллин биргән дип фаразлады.

– Йөзек кем бүләк итте? Кияүгә чыгарга кем тәкъдим ясады? Мондый ише сораулар көненә йөзләп киләдер… Кем бүләк иткәне – ул минем серем!

Кияүгә чыгу турында шуны әйтәсем килә: якын арада җыенмыйм! Мин хәзер акылсыз түгел инде! Һәм 10 ел элек булган Нәгыймова түгелмен! Болай гына мине «эләктереп» булмый! Мин кияүдә булдым һәм анда миңа ошамады, – дип яза автор-башкаручы.

Бәйле