Татар эстрадасы җырчысы беренче тапкыр әни булган

-- Лейла

Татар эстрадасының яшь артисты Регина Тимербулатова әни булган! Бу хакта ул социаль челтәрләрнең берсендә алып барган сәхифәсендә әйтте. Әтиләр көнендә ул тормыш иптәшен котлады һәм йөкле чагында булган фотосын урнаштырды.

– 3 сентябрь көнне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз дөньяга килде. Әтисе белән уйлаштык та, аңа Әмин дип исем кушарга булдык. Әни булу – зур бәхет, дөньядагы барлык хатын-кызга да бу хисне татырга насыйп булсын», — ди яшь җырчы.

ТНВ

Бәйле