Казанда өлешчә мобилизация буенча чакырылганнар өчен Россия халык артисты чыгыш ясады

-- Лейла

Казанда өлешчә мобилизация буенча чакырылганнар өчен бу ялларда Анита Цой чыгыш ясады. Россиянең халык җырчысы танк училищесында концерт куйды. Ул безнең егетләргә теләктәшлек белдереп, аларга рухи яктан терәк булу өчен – Мәскәүдән махсус килгән.

Җырчы мәхәббәт, туган ил һәм ватанпәрвәрлек турында иң матур җырларын башкарды. Шулай ук яңа җырын бүләк итте. Моңа кадәр Анита Цойның концертлары Донецк һәм Луганскида да булган иде.

«Мондый тамашачы алдында җырлаганым юк, бик дулкынланам. Хәзер бу егетләр өчен җаваплы вакыт: туган илләрен, гаиләләрен, яраткан кешеләрен саклыйсылары бар. Нинди сүзләр әйтергә, нинди җырларны башкарырга? Концерт башланырга ярты сәгать калганда да мин әле моны белми идем», — дип сөйләде җырчы.

Бәйле