Нурлат шәһәрендә яшәүче Гөлсирә Сәйфуллинага 70 төрле һөнәр дә аз. Барлык ир эшен дә белә, диләр аның турында. Печәнен дә чаба, диванын да тышлый, кранын да бора, балта, пычкысын да тота. Буш вакытында – таксист. «Эшкә мине «нужа бабай» өйрәтте», – ди ул. Шул вакытта илләр гизәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Гөлсирә – Кәкре Тау авылыннан. Кечкенәдән тиктормас була ул: агач, койма, түбә башыннан төшмәгән. Яшьли мотоцикл йөртергә өйрәнгән, көтүгә дә атка атланып чыккан. Кичтән ат караучыдан сорап, бахбайны алып кайта торган булган.
– Мине әтинең кечкенә кыз малае дип йөртәләр иде. Гел аңа ияреп йөри идем. Мотоцикл ватылса, икәү ясадык. Әти авырды, шуңа күрә ир эшенә өйрәтте дип әйтә алмыйм. Күптән вафат инде. Без гаиләдә алты бала. Өч абый да авылдан чыгып киткәч, телисеңме, теләмисеңме, эшкә өйрәнергә туры килде. Абый белән тракторда да йөргәләдем әле. Хәзерге вакытта 84 яшьлек әнине тәрбиялим. Авыл белән Нурлат арасын таптарга туры килә. Әнинең үзен генә калдырмыйм, – ди Гөлсирә.
Авылда үз йортлары белән яшәгәч, кран борырга, су шлангасын алыштырырга яки башкасын эшләргә һаман саен кеше эзләп йөреп булмый. Бер, ике әйтәсең дә өченчесендә үзең эшлисең. Гөлсирә шулай ди. Башкаларның хезмәтенә сокланып карау да җитә аңа. Истә калдыра да ясый, бернинди интернет та кирәкми. Электриканы белмим, дисә дә, розеткаларны үзе алыштыра. Канализация чокырын да чистарта, кыскасы, сантехник та үзе. Сваркага өйрәнмәкче. Эретеп ябыштыру җайланмасы сатып алырга хыяллана. Ишегалдын чапкыч белән үзе чаба. Шөгыльгә өйрәнгәндә, төрле чагы булган анысы. Чалгы игәүләгәндә, кулын җәрәхәтләгәне, чүкеч белән бармагына сукканы да, мотоциклда егылып, «глушитель»гә аягын пешергәне дә… Тик Гөлсирәне болар гына уеннан кире чигендерә алмаган.
– Берәүнең дә миңа: «Нигә ир эшен эшлисең?» – дигәне юк. Ишегалдында эшләгәндә, киресенчә, сокланып китәләр. Ирләр, бабайлар кызыксынып карап тора. Кайберләре, син ирләр эшли белмәгәнне эшлисең, ди. Әти янында мәш килеп үскәнгәме, миндә күбрәк ирләр холкы. Тик күңелем нечкә минем, бөтен кешенең хәсрәтен үземә җыям, – ди ул.
Математиканы мәктәптә яхшы укыган. Кирәк икән, Гөлсирә мунча, йорт төзергә күпме материал кирәклеген дә чутлап бирә ала. Үз мунчасына да кадагына кадәр исәпләгән. Мондый эшләрне бик яратып башкарам, ди. Идәнен дә юа, ашарга да пешерә. Әмма өйгә караганда, ихатада эшләү күбрәк ошый аңа.
– Кулы чүкеч, балта тота белмәгән ирләргә ачуыгыз киләме? – дип сорадык аннан.
– Эшли белмәсә, ачу чыкмый. Кемдер – баш, кемдер кул белән эшли бит. Белми икән, белми инде, нишләтәсең. Ә менә үзе берни белмичә, акыл өйрәтеп торса, ачу чыга, әлбәттә, – ди Гөлсирә.
Тормышта нәрсәдер килеп чыкмады дип уфтанып утырмый. Авырлыкларны ничек булса да җиңәргә тырыша. Мәктәпне тәмамлагач, берничә баллы җитмәү сәбәпле, Казан авыл хуҗалыгы институтына керә алмаган. Аптырап тормый, Мәскәүдә яшәүче абыйсы янына барып, яшелчәчелек буенча училищега укырга керә. Аннан Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендәге «Заречье» совхозында ике еллап кыяр, помидор, борыч үстерә. Әлеге тәҗрибәнең хәзер дә бакча, теплица эшендә кирәге чыга. Мәскәүдән кайтып, Нурлат шикәр заводына эшкә урнаша. Шуннан соң нефтебазада 12 ел оператор булып эшли. Кыскартуга эләккәч, Казанда диспетчер вазыйфасын башкара. Тик әнисе авырый башлагач, аны тәрбияләргә авылга кайтырга туры килә. Менә инде ул өченче ел – таксист.
– Таксист булып эшләвемә төрлечә карыйлар. Берәүләр сокланып, хөрмәт белән, икенчеләр кызганып… Янәсе, мине тормыш шулкадәр изгән, шуңа күрә шушы эштә тилмерәм. Юк, алай түгел. Әйтеп торам бит, техника күңелемә кечкенәдән якын дип, – ди ул.
Ир эшенә чумып, хатын-кыз булуын оныта дип уйлый күрмәгез тагын. Күңелсез яшәми, узган ел ике мәртәбә Кавказга барып кайткан. Мисыр, Кипрда да булганы бар. Чаңгыда шуа, бассейнга йөзәргә йөри.
– Мин тыйнаклыкны яратам. Артык җете итеп бизәнмим. Тырнак ясатырга салонга ике мәртәбә барганым бар. Чөнки чит илләргә матур итеп барасы килде. Авылда кулда болгарка яки башка эш коралы булганда, тырнак кайгысы түгел. Тик тырнаклар һәрвакыт каралган. Холкым ирләрнеке кебек булса да, беркайчан да үземнең хатын-кыз икәнлегемне онытмыйм, – ди шат күңелле Гөлсирә.
Менә шундый булдыклы Гөлсирә ялгыз. Кияүгә чыгып караган, тик гаилә тормышы барып чыкмаган. Хәзергә ул әни хакы дип яши.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94745/