Казанда 36 яшьлек ир насос станциясе коесына егылып һәлак була

-- Лейла

23 октябрьдә кич белән 36 яшьлек ир Казанның Төньяк-Көнбатыш урамындагы насос станциясе коесына төшкән. Казанлы мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган, нәтиҗәдә һәлак булды, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Урынга килгән коткаручылар алты метрлы кое төбеннән һәлак булган кешенең гәүдәсен чыгарганнар. Кое ике метрга су белән тулган була. Булган вакыйгаларның нечкәлекләре ачыклана.

ТНВ

Бәйле