Татарстанда поши кеше үлеменә китергән

Татарстанда кыргый хайван пассажир үлеменә китергән.

Фаҗига бүген төнлә Югары Ослан районының Патрикеево авылы янында була. Җиңел машина каршына кисәк поши чыга. Хайванга бәрелгәч, машина юл читенә чыгып оча.

Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтенә очраган Лада пассажиры – 30 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшь кеше урында үлгән. Автомобиль йөртүчене төрле җәрәһәтләр белән хастаханәгә илткәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95174/

Бәйле