Мобилизацияләнгән өч балалы җырчы Илсур Шәйдуллинны гаиләсе янына кайтарганнар [видео]

-- Лейла

Алып баручы, инструменталист Илмир Ямалов өлешчә мобилизациягә эләккән дусты, җырчы Илсур Шәйдуллинның хәлләре турында яза. Илсурның авыру әнисе, өч баласы була торып, мобилизациягә эләккән иде. 1 ай дигәндә, аны кире гражданкага кайтарганнар.

– 1 ай (төгәлрәк 2 көн калды бер ай булырга) «КАЗАН -ЭКСПО»да яшәп, полигонда хәрби укулар үтеп, бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 90 егетебезне (шул чама, тулы исемлекне карап өлгермәдем) “КҮПБАЛАЛЫ ГАИЛӘ” категориясеннән кире өйләренә озаттылар.

Шул исемлектә безнең Илсур Шәйдуллин да бар. Кулына “военнигын” тотып, экипировкасын тапшырып, хәерле сәгатьтә дип, “гражданка”га атлады.

Кемнәр борчылды, хәлен сорады, ярдәм кулын сузучыларга Аллаһның рәхмәтләре яусын!

P.S. Шушы көннәрдә безнең егетләр эшелонлап хәрби хезмәткә чиккә – Көнбатыш якларына кузгалдылар. Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын, – дип яза Илмир.

Бәйле