29 сентябрьдә Балык Бистәсендә яшәүче Рәсүл Җамалиевны хәрби комиссариаттан хәрби частькә җибәрәләр. Егетне бер көн эчендә мобилизацияләгәннәр һәм хәтта кичектерелү хокукын раслаучы документлар да бирмәгәннәр.
Рәсүлнең йөргән кызы сүзләренчә, егетнең якыннары барлык инстанцияләргә шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән инде. Аларның мөрәҗәгатьләрен 30 көн эчендә карарга вәгъдә иткәннәр, ә Рәсүлне Украинага җибәрергә җыеналар, дип яза “Осторожновости” каналы.