Танылган алып баручы, җырчы Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдә үзенең яңа “кияве” белән таныштырды.
– Менә кызыма 17 яшь тулганда кияү килде. Болай, ничаво син, конечно, блондин”, – дип шаярта Булат.
Кияү дигәне чит ил җырчысы Ли Феликс, анысы да кәгазь-картон варианты. Stray Kids поп-группасы башкаручысы Ли Феликс хәзерге вакытта Көньяк Кореяда бик популяр. Аны яшүсмерләр, яшьләр бик ярата.
–
–

