Коткара алмадык! Яман чир белән көрәшүче Энҗе Галиуллинага бакыйлыкка күчкән

Соңгы сулышын алганда,Энҗенең янында әнисе булган..

– Ничек тә баламны яшәтәсе иде. Кайчакта аның тилмерүен күреп, Аллаһы Тәгаләдән, үзең хәерлесен бир, дип сорыйм. Бик авырганда инде безне ташлап китәр дә кебек була. Тырыша, тырмаша ул. Тормышның якасына ябышкан. Бетте дигәндә, күзләрен ача, аякка баса. Яшәүне бик ярата шул. Бер генә теләге бар – яшәү, – дигән иде Роза апа Дәүләтшина.

Энҗе үзе дә мин тереләм дип яшәде. Нинди генә авырлыкларга түзмәде. Шулкадәр авыртуларга да чыдый иде. Әмма бүген күңелсез хәбәр килеп иреште. Энҗе Төркия клиникасында мәңгелеккә күзләрен йомган. Ике сабыен, ире, әти-әнисен, якыннарын калдырып китеп барган.Соңгы сулышын алганда,Энҗенең янында әнисе булган.. Урының оҗмахта булсын, Энҗе! Аның җәсәден иртәгә Татарстанга алып кайтачаклар. Бу хакта әнисе Роза апа хәбәр итте. «Җомга кабергә керә инде, сабыем, Алла теләсә», — ди ул.»

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95234/

Бәйле