Татарстанда мобилизацияләнгән 721 кешене озаттылар…

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Узган ял көнендә «Казан Экспо» мәйданчыгында бертавыштан әнә шундый теләк яңгырады. Бу көнне биредә мобилизацияләнгән егетләрнең 721 кешедән торган беренче эшелонын хәрби әзерлекнең киләсе этабына озаттылар. Егетләр Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частька юл тотты. Алар анда корал, техника алачак һәм хәрби әзерлекнең чираттагы этабын узачак. Татарстан Хөкүмәте егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен яңа карар чыгарды. 

Егетләрне озаткан көнне «Казан Экспо» тирәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Якыннары, туганнары, газизләре белән күрешеп, олы юлга хәер-догада озатып калырга җыелды. Сәхнәдән аларның рухын ныгытырлык, көч-куәт өстәрлек сүзләр шактый яңгырады. Казанда яшәүче Мәрьям ханым да улына сүз белән дә, наз белән дә көч-куәт өстәргә тырыша.

– Бик борчылам инде. Улым заводта токарь булып эшләде. Повестка килгәч, гаҗәпләнмәдек. Чакыралар икән, димәк, барырга кирәк, дидек. Улым да каршы килмәде. Качып йөрү турында уйламады да. Күңел бары яхшыга гына өметләнә. Балаларыбыз, ир-атларыбыз исән-сау әйләнеп кайта күрсен, – ди ул.

Гаиләләрен дә ташламыйлар

Җылы сүз генә түгел, ярдәм дә булачак. Җомга көнне Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә республикада мобилизациягә эләккән  кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр. Президент үз чыгышында мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләүче Татарстан Хөкүмәте карарына кул куелуын билгеләп үтте.

– Өстәмә ярдәм чаралары һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар лагерьларына бушлай юлламалар, урта һәм урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен бушлай кайнар туклану, балалар бакчасына түләүдән азат итүдән гыйбарәт. Алга таба без мобилизацияләнгән кешеләрне транспорт салымын түләүдән азат итүне дә күздә тотабыз. Дәүләт Советы бу мәсьәләне карады, без законга кул куячакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эш җайга салынсын өчен, район башлыкларын хәрби комиссариатлар белән берлектә кыска вакыт эчендә үз зонасында булган, мобилизацияләнгән, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрнең, югарыда телгә алынган барлык категориядәге гаиләләрнең, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләрен дә кертеп, реестрларын төзүләрен үтенәм.

Президент һәр гаиләгә барырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, волонтерлык штаблары эшен оештырырга, адреслы ярдәм чаралары күрергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган документтан аңлашылганча, мобилизациягә эләккән егетләрнең яңа туган балаларына кирәк-яраклардан торган бүләк комплекты тапшырылачак. Аларның гаиләләрендәге лаеклы ялда булган 60 яшьлек ир-ат һәм 55 яшьлек хатын-кызлар ял йортына юлламаны беренчеләрдән булып алырга хокуклы.

Хәрби бурычын үтәргә алынган ир-атның гаиләсендәге өлкәннәр, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга йорт шартларында бушлай социаль хезмәт күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш әлеге төркемгә керүчеләр картлар яки инвалидлар йортына, психик тайпылышлы кешеләр өчен интернатка, балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә урнашканда өстенлеккә ия булачак.

Дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звеноны әзерләү программасы буенча көндезге бүлектә укучы студентлар уку йортында бер тапкыр бушка ашый алачак. Мобилизациягә эләгүчеләрнең мәктәптә укучы балалары исә ике тапкыр (иртәнге һәм көндезге аш. – Ред.) бушлай ашаячак. Моннан тыш мобилизацияләнүчеләрнең 7–17 яшьлек балалары ял оешмаларына юллама алганда да өстенлеккә ия булачак.

Эшсез дип табылган гаилә әгъзаларының бизнес планнары да өстенлекле рәвештә каралачак.

Әни җылысы кергән

Халык та битараф түгел. Өлешчә мобилизация игълан ителгән беренче көннәрдән үк Татарстанда егетләргә ярдәм җыю эше оештырылды. Бу изге эшкә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Кемдер җылы оекбаш-бияләйләр бәйли, кемдер егетләргә көндәлек кирәк-ярак юллап җибәрергә тырыша. Аларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына илтеп тапшырырга мөмкин. Мондый махсус урыннарның адресы һәм эш графигы белән «ярдәм.рф» сайтында танышырга мөмкин.

Егетләрнең тамак ягын да кайгырталар. Әле бу көннәрдә генә мобилизациягә эләккән егетләргә 2 меңнән артык пирог тапшырганнар. Казанның танк училищесында хәрби әзерлек узучы егетләр бу тәм-томнардан авыз итәргә дә өлгергән. Аларны «Әнием пироглары» дип исемләнгән акция кысасында Татарстанның 30 районында пешергәннәр. Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада яшәүче гүзәл затлар егетләргә пироглар пешерсә, Арча, Тәтеш, Сарман, Кукмара, Мамадыш уңганнары чәкчәк, бавырсак ише тәм-том әзерләгән. Моннан тыш егетләргә җылы оекбаш, пирчәткә, дарулар да юллаганнар.

Чараны «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган. Акциягә «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, коммерцияле булмаган, иҗтимагый оешмалар, китапханәчеләр, балалар бакчаларында эшләүчеләр дә кушылган. «Әлеге ризыкларның һәркайсы күңел җылысы биреп, иң изге теләкләр белән әзерләнгән», – ди «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева.

Һәркем булыша ала

Донецк Халык Республикасының Волноваха шәһәре халкына ярдәмгә ашыккан Чаллы егете Илдар Гайсин берничә көн элек туган шәһәренә әйләнеп кайтты. Биредә җирле халыкның җимерелгән йортларын төзекләндерүдә катнашкан ул. Кушканга да, боерганга да түгел, йөрәк кушканга алынган Илдар бу эшкә.

– Әтием 17 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Әнием ягыннан Гыйльмегаян бабам да сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган. Шул рәвешле сугыш безнең гаиләдә тирән эз калдырды. Телевизордан Донецкидагы җимерелгән йортларны, чарасызлыктан күз яше түккән әби-бабайларны күрдем дә, ялым вакытында шунда китеп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә карар кылдым, – ди Илдар Гайсин.

Волноваха шәһәрендә 20 көн яшәп, хәрби бәрелешләр вакытында җимерелгән 20 йортны төзекләндерергә ярдәм иткән ул. Донецк Халык Республикасы администрациясе башлыгы Денис Пушилиннан егетнең изге ниятен хуплаулары турында хәбәр алгач, үзенең «Нива» машинасына барлык кирәкле коралларны туплап, юлга кузгалган ул.

– Волноваха шәһәрендә җимерелгән кафеда яшәдем. Анда ут, су, ятып йокларга раскладушка бар иде. Авыр булачагын белдем. Әмма бу эшне башкарып чыгуыма бик сөенәм. Донецкида йорт төзүчеләргә, газ төзекләндерүчеләргә кытлык. Мин килгәндә анда Сургут, Төмән, Чиләбе, Краснодар шәһәрләреннән килгән  оешмалар эш башлады. Җирле халыкка үзең генә яки бригада белән килсәң дә була, – дип сөйләде Илдар Гайсин.

чыганак:https://vatantat.ru/2022/10/95143/

Бәйле