Хатын – инвалид арбасында, иренә – төрмә

Хәтерләсәгез, Казанда яшәүче Минзәлия Миннебаевага элеккеге ире эш урынында пычак белән чәнчегән иде. Минзәлия өч бала үстерә. Ике баласы һөҗүм иткән ирдән була. Якыннары әйтүенчә, ире бергә яшәгәндә дә Минзәлияне кыйнап торган. Соңгысында ул аны шулкадәр каты яралаган, пычак күп кенә органнарын җәрәхәтләгән.

– Минзәлия йөри алмас дип борчылган идек. Аллага шөкер, ул тырыша. Әкренләп аягына да баса башлаган. Хәле җиңел түгел. Сәламәтлеге аркасында эшли дә алмаячак әле. Тернәкләнү өчен күп еллар кирәк булачак. Без кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз, – ди Минзәлиянең балалары укыган мәктәп укытучысы Елена Тереньева.

Шушы көннәрдә һөҗүм итүче ирне 9 елга каты режимлы төрмәгә утырттылар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95286/

Бәйле